"Ак халатлы фәрештәләр"

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

"Ак халатлы фәрештәләр" фестивале кысаларында 4 февральдә "Сарман РҮХ" нда Сарман РҮХ хезмәткәрләре һәм КДМУ студентлары районның чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. КДМУның презентациясе белән Салихова Илзира(6 дәвалау эше курсы) һәм Исмәгыйлова Тансылу(2 курс, педиатрия) чыгыш ясадылар. Балалар 53 еллык хезмәт стажы булган ветеран табиб Мәүләвиев Ш.С. чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар, стационар бүлекчәләренең эше белән баш табиб урынбасары вазыйфаларын башкаручы Турдугожоев У.Ш. таныштырды. Хастаханәнең баш шәфкать туташы Җамалетдинова ФМ урта мед хезмәт эше турында сөйләде. Күп сораулар белэн укучылар табиб-стоматолог-хирург Р.Ф. Сәлемгәрәевка һәм район педиатры Алиуллина Л М. мөрәҗәгатъ иттеләр. Поликлиника буенча экскурсия үткәреп, баш табиб урынбасары Галиев Р. Г. сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International